«Бәхетле китап!»: Яңа ел алды лотереясы (0+)

28 декабрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында «Бәхетле китап!» дигән Яңа ел алды лотереясы уздырды.

Книга
4
3
1

Сез китаплар ярдәмендә яңа ел кәефе тудыра аласызмы? Әлбәттә, әйе! Үз укучылары өчен яңа ел лотереясы уздыру китапханәнең яхшы традициясе булып тора. Бу көнне анда теләге булган һәркем катнаша алды. «Кыш бәйрәмнәр бүләк итә» китап күргәзмәсендә, сюрприз-китапларда теләкләр язылган тылсымлы кар бөртекләре яшерелгән иде. Катнашучылар әкият персонажлары турында викторина сорауларына җавап бирде, кышкы табышмаклар чиште һәм вакытларын китапханәдә күңелле итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: